17 февральдә «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында «ТрудКрут» карьера форумында Мәгариф системасында студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыруның иң яхшы практикасына конкурста җиңүчеләрне 2023 ел йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләрне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова тапшырды. Чарада онлайн һәм оффлайн форматта Россия югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары, конкурсның эксперт комиссиясе әгъзалары катнашты.
“Соңгы 20 елда алты ярым миллион кеше – бу бик җитди саннар, Россия студентлар отрядлары хәрәкәтендә катнаштылар һәм бу алга таба арта бара. Студентлар ил белән бергә 65 ел илнең иң зур төзелешләрендә. Эшләрегез өчен бик зур рәхмәт. Бары тик алга, ил белән бергә - яңа казанышларга”, - дип, мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.
2023 елда конкурста 107 югары белем бирү оешмасы теркәлгән, алар арасында Казан шәһәреннән 4 югары уку йорты бар. Конкурс комиссиясенең эш йомгаклары буенча катнашучы оешмаларның гомуми рейтингы төзелде һәм конкурста җиңүчеләр билгеләнде.
Казан дәүләт аграр университеты «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары белем бирү оешмалары арасында студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыруның иң яхшы практикасы» номинациясендә җиңүче булды һәм конкурс йомгаклары буенча гомуми рейтингта икенче урынны алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм үз югары уку йортының студентлар отрядлары штабларын үстерүгә акчалата призлар белән сертификатлар тапшырылды.