Узган шимбәдә Чаллыда “Татарстан Республикасының «Локоло» дәүләт мәгълүмат системасын бакчачылык ширкәтләрендә кулану” темасы буенча укыту семинары узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Марина Вавилова, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Зәй, Минзәлә һәм Азнакай районнары башкарма комитетларыннан һәм 44 бакчачылык оешмасыннан вәкилләр катнашты.
Тыңлаучыларга «Локоло» сервисының функционалын, җыелышларны электрон рәвештә үткәрү мөмкинлеген аңлаттылар. Моннан тыш, 2024 елда республика бюджеты акчаларыннан коммерцичел булмаган бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук коммерцичел булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) вәкилләре, үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җаваплар ала алдылар.