Мәскәүдә крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) 35 нче юбилей съезды узды. Фермерлар Россиянең, шул исәптән Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр. Чарада фермерлар эшчәнлегенең мөһим аспектлары, шул исәптән ярдәмгә булган ихтыяҗлар турында фикер алыштылар.
Республиканың кече хуҗалыклары 2023 елда 128 млрд сумлык продукция җитештергән, ягъни республика авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең 44,3 проценты. Авыр ел булуга карамастан, халык хуҗалыкларында сыерлар санын саклап кала алдылар. Бу фермерларга дәүләт һәм банк финанс ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Фермер хуҗалыкларын үстерүдә Россельхозбанк зур роль уйный, ул кече хуҗалыклар проектларының күп өлешен финанслаган һәм фермер продукциясен сатуда ярдәм күрсәткән.
Россельхозбанк фермер хуҗалыклары тарафыннан җитештерелә торган сыйфатлы һәм сәламәт продукцияне арттыру ягында, шуңа күрә кече хуҗалыкларга комплекслы ярдәм күрсәтә. Бүген банк фермерларга, укытудан башлап продукцияне сатуга кадәр, җитештерүне үстерүдә тулы циклны үтәргә ярдәм итә. Бизнес өчен барлык мөмкинлекләр дә бер мәйданчыкта – Свое экосистемасында тупланган, анда бүген 40тан артык агросервис эшли.
2023 елда Россельхозбанк Татарстанның кече хуҗалыкларына 5,5 млрд сум биргән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк. Гомуми күләмнән 4,2 млрд сум сезонлы эшләр башкаруга юнәлтелгән.
Финанс ярдәменнән тыш, Россельхозбанк фермерларга аларның продукциясен Своё Родное маркетплейсы ярдәмендә Интернет аша һәм «Тәмле җомга» мини-ярминкәләрендә алга этәрүдә булыша. Татарстанда 2023 елда 65 «Тәмле җомга» узды.