2012 нче елның 13 нче мартында Игенчеләр сараенда специалист-консультантларны укыту, квалификацияләрен күтәрү сораулары буенча киңәшмә үтте. Чарада икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча министр урынбасары Николай Якушкин катнашты.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус «мобиль бригадалары» Елена Скрынник күрсәтмәсе нигезендә РФның 63 субъектында оештырылган.
2012 нче елның 17 нче мартында Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында “Умартачылык технологияләрендә заманча җиһазлар” дип исемләнгән семинар-киңәшмә узачак.
Оештыручылар белдерүенчә, Россия һәм башка регионнардан килгән селекционерлар, игенчелек өлкәсендә галим Николай Вавилов методологиясен кулланып, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре хакында фикер алышачак.
Очрашуда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кредит ресурслары, орлыклар, минерал ашламалар, ягулык-майлау материаллары, техника белән белән тәэмин ителеш турында сүз барды.
Республика бюджетындагы өстәмә акчалардан минерал ашламаларга 1 млрд. сум күләмендә субсидия каралган.
2012 нче елның 6 нчы мартына алынган мәгълүматлар буенча, кайбер субъектлар нефть компанияләре белән ташламалы шартларда ягулык-майлау материалларын тапшыру өчен килешү төземәгән.
Тулаем савым күләме буенча узган ел белән чагыштырганда Кукмара, Саба, Актаныш, Әтнә һәм башка районнарда күрсәткечләр яхшы. Мәсәлән, Кукмарада, 2011 нче ел белән чагыштырганда, 15,4 тоннага артым күзәтелә.
Бүген Татарстанның Арча районы «Ак Барс Агро» ҖЧҖда инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Тәлгат Таһирҗанов катнашында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабының күчмә утырышы уза.