2012 нче елның 2-8 июль көннәрендә Татарстан башкаласында РФ аграр югары уку йортларының IV җәйге Универсиадасы уза. Әлеге уеннар аграр югары уку йортлары базасында 2004 нче елдан бирле үткәрелә.
Бүген "Тулпар" спорт комплексында әлеге уеннарның тантаналы ачылышы узды. Чарада РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Александр Петриков белдерүенчә, ярышларның берничә төре Саратов, Самара, Новосибирск, Волгоградта үткәрелгән. Бүген Казан – 2013 нче елгы Универсиада башкаласы - лаеклы рәвештә эстафетаны кабул итеп алды. Шулай ук Александр Петриков РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның мөрәҗәгатен юллады. “Финал ярышларына иң көчле командалар җыелды. Алда сезне авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы көрәш көтә. Мондый вакыйгалар илнең төрле почмакларынннан килгән студентлар арасында дуслык җепләрен ныгыту мөмкинлеге бирә,”-диелә мөрәҗәгатьтә.
Марат Әхмәтов чыгышында әлеге уеннарның 2013 нче елда узачак Универсиадага әзерлек булып торуын белдерде. Казанда кунаклар кабул итү өчен бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Әлеге ярышларда җиңелүчеләр юк – барыгыз да җиңүче.
Ачылыш тантанасында тамашачыларга биюләр аша татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй”ны тәкъдим иттеләр.
Быелгы Универсиада прогрммасына 10 спорт төре кергән. Шуларның бишесе (дартс, пауэрлифтинг, җәйге полиатлон, грек-рим һәм и ирекле көрәш) Россия аграр югары уку йортлары базасында узган. Баскетбол һәм волейбол, җиңел атлетика буенча барлык 9 федераль округта сайлап алу ярышлары үткән.
Уеннарда катнашу өчен Казанга барлыгы 800гә якын студент, аспирант һәм тренер килер дип көтелә. Ярышлар нәтиҗәсе буенча җиңүчеләргә спорт разрядлары һәм «Россиянең спорт мастеры» исеме биреләчәк. Моннан тыш, җиңел атлетика буенча җиңүчеләргә РФ Хөкүмәтенең талантлы яшьләргә ярдәм итү максатыннан бирелгән премиясе дә каралган.