Республикада барлыгы 16 мең трактор исәпләнә. Шуларның 92 проценты кырга чыгарга әзер. Язгы чәчүгә 11,5 мең трактор ремонтланган, бу планның 92 проценты үтәлгән дигән сүз.
Анда авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, баш дәүләт ветеринария инспекторлары, селекция–нәсел хезмәте җитәкчеләре, хуҗалыкларның ветеринария табиблары, терлекләрне үрчетү буенча технологлар, ферма мөдирләре катнашты.
2012 нче елның 24 нче мартында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының ачылышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Мамадышта “2012 нче елда язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлекләре” темасына республика зона семинар-киңәшмәсе узды. Шәһәрнең икенче санлы лицеенда үткән чарага ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислек итте.
Киңәшмәнең пленар өлешендә республика дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш табибы Булат Камалов, ГГСХУның терлекчелектә нәсел эше буенча начальнигы Илсур Закиров республика районнарында терлекчелекнең торышына анализ ясады.
2012 нче елның ике аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре белән терлекчелек тармагының үсеше начальнигы Сергей Чурин таныштырды.
Биредә чәчүлек җирләрен оптимизацияләү, орлык әзерләү, үсемлекләрне саклау һ.б мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.
Семинар кысаларында катнашучылар агрофирманың Хуҗа Хәсән һәм Чүти бүлекчәләрендә булды. Аерым алганда, алар биредә катнаш азык җитештерү цехы, тудыру бүлегендәге эш белән танышты.
2012 елның 21 мартына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда узган тәүлектә 3101,5 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 41,4 тоннага артык.