Куркыныч янәшәдә генә

2012 елның 27 июле, җомга

Россиядә Африка чумасы авыруы нык тарала башлаган. Белгечләр аңлатуынча, хәлләр яхшыдан түгел. Әлеге коточкыч авыру республикага үтеп кермәсен өчен, җитәкчелек чаң суга. Бу уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чираттан тыш киңәшмәгә җыелып, җаваплы белгечләр куркынычның янәшәдә генә булуын тагын бер кат ассызыкладылар.

Соңгы көннәрдә генә әлеге авыруга Тверь өлкәсендә юлыкканнар. Ябык режимда эшләүче зур дуңгызчылык комплексына әлеге авыру үтеп кергән. Югары технологияле комплекска бу афәт ни рәвешле кергән, күпләр аптырашта. Белгечләр ачыклык керткәнчә, авыру ризык аша керергә мөмкин. Кеше факторы булырга да ихтимал. Биредә эшләүче берәр белгеч, урман-кырларга ял итәргә чыгып, кабан дуңгызлары йөргән урыннарда булмады микән дигән шик тә бар икән.

– Әгәр дә кеше дуңгызлар янына кергәндә киемен алмаштырмый икән, бу вакытта да авыру үтеп керергә мөмкин, – дип аңлата Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов. – Без соңгы вакытта мондый комплекста эшләүче табибларга шәхси хуҗалыклар терлеген дәва­лауны да тыйдык. Чөнки шәхси хуҗалыкта булган йогышлы авырулар комплекс терлекләренә күчәргә мөмкин. Оренбург өлкәсендә мондый очрак булды. Бу афәт килеп керсә, хуҗалыкка икътисадый яктан бик зур зыян киләчәк. Менә шуңа күрә дә без халыкка, җитәкчелеккә аңлатулар алып барабыз.

Белгечләр аңлатуынча, профилактик чаралар белән генә бу авыруга каршы торып була. Республикада куркыныч янаган районнар да юк түгел икән. Башка өлкә, республикалар белән чиктәш булган 10 районда профилактика эшләренә аеруча игътибар бирергә кирәк, диләр. Ә Тукай районында, мәсәлән, 220 мең башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексы бар. Аның тирәсендә 8 эшмәкәр сугым эше белән шөгыльләнә. Алар терлекне читтән дә алып керә. Белгечләр эшмәкәрләр алып кайткан сугым дуңгызларында бу авыру булмаса ярар иде, дип борчыла.

Инвесторларда, күмәк хуҗалыкларда дуңгызлар ябык режимда асралса, шәхси хуҗалыкларның кайберләре аларны иректә йөртә. Җирле җитәкчеләргә бу уңайдан штабның күрсәтмәсе юлланып, дуң­гызлар бары тик ябык урыннарда гына асралырга тиешлеге хәбәр ителгән. Тик авыл­ларда Африка чумасының аеруча куркыныч авыру икәнлеген әле дә аңлап, аңа ышанып бетермәүчеләр бар икән. Август аенда махсус комиссия авылларга чыгып, аңлату эшләре алып барырга җыена.

– Әгәр дә бу авыруга каршы бүгенге кебек кенә көрәшәбез икән, аның республикада таралуына юл куячакбыз, – ди Россельхознадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов. – Чөнки районнарда бу мәсьәләдә җитәкчелек эшләп бетерми. Дуңгызларны теләсә кайдан килгән кешеләр карый. Әгәр дә район башлыклары, ху­җалык җитәкчеләре, фермерлар кулга кул тотынышып көрәш алып бармасак, хәлләр катлауланачак. Хәзер элекке кебек тәүлек әйләнәсе постларда кизү тору юк. Читтән килгән терлекчелек продукциясе белән дә керергә ихтимал. Безнең хезмәткәрләр, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә постларга чыгып, республикага керүче машиналарны тикшерә. Ел дәвамында ит төягән нибары 75 машинаны туктатканбыз. Көнгә республика чигеннән 20ләп ит яки терлек төягән машина кергәнен, чыкканын исәпләсәк, бу тикшерүләр бик аз. Шуңа икенче штабны җыйганда, бирегә ЮХИДИ җитәкчелеген дә чакырырга кирәк.

Африка чумасына каршы вакцина уйлап табылмаган әле. Аңа каршы дару юк. Бу уңайдан бөтен дөнья галимнәре шөгыльләнә икән. Шунысы бар: бу авыру кешегә йокмый.

ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International