Бүгенге көндә Татарстанда 267 мең гектарда бөртеклеләр суктырылган, бу барлык мәйданның 17,8 процентын тәшкил итә. Эшне 25 проценттан артык мәйданда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Балтач, Нурлат игенчеләре башкарган.
27 нче июльгә бирелгән мәгълүматлар буенча, республикада уракка төшкәннән бирле 530 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Шул исәптән 223 мең тоннага якын көзге арыш, 69 мең тоннадан артык көзге бодай, 148 мең тоннага якын арпа, 72 мең тоннадан артык борчак суктырылган. Җыелган икмәк күләме буенча Нурлат, Арча, Зәй, Актаныш районы алда бара. Әлеге район кырларыннан 32-23 мең тонна бөртеклеләр җыеп алынган.
Бавлы аграрийлары исә көзге культураларны тулысынча җыеп алган, хәзер биредә арпа һәм борчак суктыру белән мәшгульләр. Шулай ук азнакайлылар да көзге арыш суктыруны төгәлләгән.
Бүгенге көндә кайбер хуҗалык җитәкчеләре, эшне тагын да нәтиҗәле итү максатыннан, хезмәткәрләре өчен төрле кызыксындыру чаралары куллана. Мәсәлән, Аксубай районы фермеры Петр Погодкин комбайнерларына премияләрне эш хакы күләмендә түли, ягъни бүген уракта игенче 10 мең сумлык эшләгән булса, шул суммага тагын 10 мең премия өстәлә.
Буа районы «Тахаръял» агрофирмасында исә һәр 3 көн саен уракка нәтиҗәләр ясалып, беренче, икенче, өченче урын алган механизаторлар премияләр һәм махсус күчмә кубок белән бүләкләнә.
Нурлатта 24 нче июльдән башлап игенчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтү оештырганнар. Кырдагылар өчен концерт программасы әзерләнгән, шулай ук биредә парикмахер да хезмәт күрсәтә (рәсемдә).
Башка районнардагы тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.