Татарстан Президенты тәкъдиме буенча республика җитәкчелеге һәм министрлык вәкилләре кыр эшләре белән танышып йөри башлады. Беренчеләрдән булып Чүпрәле, Буа һәм Тәтеш районнарында эшлекле сәфәр белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып кайтты.
Эшлекле сәфәр Чүпрәле районы Түбән Каракитә бистәсендәге мәктәпне караудан башланып китте. Соңыннан кунаклар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Әңгәмә урыны булып Түбән Каракитәнең арпа басуы сайланды. Бу ялгыш түгел, чөнки монда урак эшләренең иң кызган чагы иде. Шунда Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеановның аны сыйфатлы итеп башкарырга кирәклеге турында әйткәнлеген җиткерде. Марат Әхмәтов исә механизаторларны матди яктан гына түгел, рухи яктан да хөрмәтләү булырга тиеш дип саный. Әйтик, Аксубай районында иң алдынгы комбайнчыга үзенең техникасына республика флагын кадау хокукы бирәчәкләр икән. Министр әйтүенчә, табигать булачак уңышның күләменә йогынты ясаса да, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре хуҗаларының тиешенчә эшләмәвен аклый алмый. Шулай ук яшьләрне дә тарту кирәк дигән фикердә тора Марат Әхмәтов. Авыл хуҗалыгы алга киткән районнарда мәктәпне тәмалаучыларның 30 процентын аграр уку йортларына укырга кертергә тырышырга кирәк.
Фәрит Мөхәммәтшин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшчәнлеген дә искә алды. Аның белдерүенчә, нәкъ менә ведомствоның тырышлыгы аркасында техниканы кыр эшләренә әзерлек тиешенчә башкарылган, шулай ук ягулык белән тәэмин итү яхшы оештырылган. Марат Әхмәтов исә быел 3 миллион ярым тонна уңыш алырга ният итүләрен әйтте. Алдагы еллардан калган запаслар 600 мең тонна тәшкил итә, диде ул. Быелгы уңыш былтыргыларыннан ким булса да, ресурслары көчле булган хуҗалыклар табыш алмый калмас.
Эшләр дә яхшы бара бит. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 июльгә булган мәгълүматларына карасак, Татарстанда соңгы тәүлекләрдә генә 35 мең гектар җирдән ашлык алынган, 71 мең тонна бөртекле культуралар суктырылган. Барысы бергә республика буенча бу күрсәткеч 179 мең гектар тәшкил итә. Бу исә – планлаштырылган күләмнең 119 проценты дигән сүз. Иң күп ашлыкны Норлат һәм Зәй районнары алган. Татарстанда уртача гектарыннан 19.4 центнер ашлык чыга, 11 районда исә 22дән алып 31 гектарга кадәр уңыш алалар. Фәрит Мөхәммәтшин исә игенчеләр алдына 20 августка кадәр уракны тәмамлау максатын куйды.
Рәсим Хаҗиев