Соңгы ике көн эчендә Татарстан игенчеләре 87,2 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырган. Сугылган икмәкнең күләме исә 186,8 мең тоннаны тәшкил итә.
30 нчы июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, бүген республика буенча 402 мең гектар мәйданнан (26,7%) 811 мең тонна ашлык җыеп алынган.
Урып-җыю эшләре Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Кукмара, Лениногорск, Балтач, Чистай районы кырларында яхшы темплар белән бара. Биредә барлык мәйданның 30 процентыннан артыгы җыеп алынган.
Бүгенге көндә сугылган икмәкнең күләме буенча Нурлат (40 мең тонна), Сарман (37,2 мең тонна), Арча (35,2 мең тонна) һәм Зәй (32,4 мең тоннна) игенчеләренең күрсәткечләре яхшы.
Хәзерге вакытта республика аграрийлары 1 гектардан уртача 18,9 центнер уңыш ала. Актаныш, Апас, Сарман, Зайдә исә бу күрсәткеч 27-31,3 центнерга җитә.
Шунсын да әйтергә кирәк, урак өсте вакытында республиканың Түбән Кама игенчеләре премияләр белән бүләкләнәчәк. Нәтиҗәләр һәр 3 көн саен ясала. Иң беренче булып, әлеге бүләккә ҖЧҖ «Бәхетле-Агро» ширкәте механизаторы Азат Мифтахов лаек булды. Ул «Нью-Холланд» комбайнында 3 көн эчендә 180 тонна ашлык суктырган.
«Бүләк алу бик күңелле, әлбәттә, – ди Азат үзе, - ләкин бу үзмаксат түгел. Минем барлык хезмәттәшләр дә моңа лаек».
Шулай ук Әлмәт районында планны арттырып үтәгән механизаторлар махсус премияләр алачак. Узган елдагы кебек Әлмәт игенчеләренең кәефләрен махсус агитбригада күтәрәчәк.