Татарстан белән Казахстан арасындагы дуслык җепләре көннән-көн ныгый. Күптән түгел генә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Актүбәдә узган республикакүләм Сабан туенда булып кайткан иде. Һәм менә озак та үтми, актүбәлеләр дә безгә кунакка килергә булган. «Татарстаннан бик күп нәрсәләргә өйрәнерлек. Кайсы гына өлкәне алма, һәрберсеннән уңай тәҗрибә алырлык» дип сөйләде Марат Таһимов.
Кунаклар бүген Арча районында урнашкан «Ак Барс Агро» агрофирмасы территориясендәге 1200 савым сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы белән танышты. Аларны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Беренче эш итеп нәкъ менә әлеге предприятиене сайлау юкка түгел. Бактың исә, казахстанлылар ит-сөт җитештерү өлкәсенә ныклап тотынырга булганнар икән. «Ә Татарстаннан үрнәк алу безнең өчен яхшыга гына булачак»,- дип саный делегация вәкилләре.
Чара барышында Марат Әхмәтов республикадагы урып-җыю эшләре барышы белән таныштырды. «Быел уңыш узган ел белән чагыштырганда азрак булачак. Хәзерге вакытта республикада урак өстенең иң кызу чагы. Безгә республика буенча тәүлегенә, ким дигәндә, 100 мең тонна ашлык сугып кайтаруга ирешү кирәк, ә безнең нәтиҗәләр исә хәзерге вакытта көненә 70 мең тонна гына тәшкил итә», дип белдерде министр. Министр сүзләренә караганда, уңыш бигрәк тә Теләче, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба районнарында аз булачак. Тик шулай да, Татарстан үз ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алыр, дип көтелә. «Ә инде ашлыкны чит төбәкләргә чыгару-чыгармау турында урак тәмамлангач сөйләшербез», - дип тәмамлады сүзен Марат Әхмәтов.
Казахстанда һава шартлары безнекеннән аерыла-аерылуын. Тик шулай да, анда да урып-җыю өлкәсендә хәлләр сөендерерлек түгел, ди. «Быел игенчелек өлкәсендә бераз проблемалар бар. Апрель аенда 35 градус кызулык булса, хәзер исә 40-45 градус, яңгыр яумый диярлек. Уңыш узган ел белән чагыштырганда аз булачак», - дип белдерде Марат Таһимов.
Гомумән алганда исә, Казахстан делегациясе сөтчелек комплексын бик ошатты. Исегезгә төшерәбез, әлеге комплекс 2008 елдан бирле эшли. Мондагы терлекнең күбесе Австралиядән кайтарылган. Мегафирмада барлыгы 1700 мөгезле эре терлек бар. Шуларның меңнән артыгы - савым сыерлар. Һәр сыердан уртача савым көненә 25 килограмм тәшкил итә.
«Татарстанның мал-туар үрчетү, ит-сөт җитештерү буенча тәҗрибәсе игътибарга лаек. Без дә әлеге өлкәгә зур игътибар бирергә, аның белән ныклап шөгыльләнергә уйлыйбыз», дип белдерде Казахстанның Актүбә өлкәсе башлыгы урынбасары Марат Таһимов.
Рәмзия Закирова