Көн батыры – Менделеевск районыннан Әһлиевлар гаиләсе

2012 елның 30 июле, дүшәмбе

Әһлиевларның крестьян-фермер хуҗалыгында бүген урак өстенең кызган чагы. Мондый вакытта гаиләнең барлык әгъзалары да эш белән мәшгуль: кемдер комбайнны иярләгән, икенчесе ашлык төйи, өченче берәү төялгән уңышны илтә.

Әһлиевларның өч уллары да Казан дәүләт университететын тәмамлап туган авылларына кайткан. “Төнге икегә кадәр эшлибез, ял итәргә вакыт юк, әгәр яңгырлар башланса – уңышны югалтачакбыз”, - ди хуҗалык җитәкчесе Динар Әһлиев. Әтисе улына әлеге җаваплы эшне күптән ышанып тапшырган, кирәк чакта ул киңәшләре белән ярдәм итә.

Динарның тормыш иптәше Илзия тумышы белән шәһәр кызы – Яр Чаллыдан. Шуңа карамастан  авыл тормышын бик үз иткән. Балалар тәрбияләү һәм хуҗалык алып барудан тыш, ул бухгалтерия эшләрен дә белә, шәһәргә кирәк-яраклар артыннан да йөри, игенчеләргә ашарга алып килә, хәтта тракторга утырып кыр эшләрендә дә ярдәм итә.  

Быел исә район бәйгесендә Әһлиевлар крестьян-фермер хуҗалыгы комбайны беренче урынга лаек булган. “Егетләр белгечләре буенча инженер, барсын да университетта өйрәнгәннәр. Ләкин алар гел камилләшү өстендә эшли. Алар райондагы башка фермерларбелән чагыштырганда безгә сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итә”, - ди район идарәсенең игенчелек буенча консультанты Николай Токарев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International