Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары кырларын карады, урып-җыю кампаниясе белән танышты.
Чирмешән районында министр район башлыгы Нурхәмит Хәмидуллин озатуында “Кутеминская” агрофирмасы” җәмгыятен, “Серендеев Н.И.” крестьян-фермерлык хуҗалыгын һ.б. карады.
“Районда иген кырлары бер-берсеннән нык аерыла. Кайда технология үтәлми, оештыру чаралары, көч җитми, аларда уңыш та шундый гына. Җир белән ел буе эшләргә кирәк”, - диде министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән әңгәмәсендә.
Күтәмә кырларында быелгы, туфракта дым җитмәгән кырыс һава шартларында да арпаның һәр гектарыннан уртача 30ар центнер уңыш җыюлары гаҗәп түгел. Җирне тиешенчә эшкәртеп, иртә срокларда, яхшы орлык чәчү нәтиҗәсе бу.
“Барысын да корылыкка гына сылтарга ярамый. Дым – мөһим фактор, әмма бердәнбер түгел. Июльдә һәрвакыт яңгырлар сирәк ява. Аның каравы июнь яхшы килде. Җиргә карашны тамырдан үзгәртергә кирәк,- диде министр. – Чирмешән районына зур инвестицияләр җәлеп ителә дип булмый, күбрәк үз средстволарыгызга таянып эшлисез. Эшләргә кешеләрегез дә бар. Әмма хезмәт хакын нык күтәрерү сорала”.
Марат Әхмәтов пар җирләрен дә күбрәк калдыру ягында. Терлекчелеккә игътибарны көчәйтү кирәк, шул ук вакытта кара туфраклы Чирмешән җирләрендә төп табышны үсемлекчелектән алу өчен тырышасы да тырышасы. Министр авыл хуҗалыгына белемле кадрлар – белгечләр әзерләүнең мөһимлеге хакында да искә төшерде. Чирмешәндә мәктәп тәмамлаучыларның бик азы гына аграр югары уку йортларына укырга бара, бу күрсәткеч 10 проценттан да түбән. Димәк, җитәкчеләр киләчәккә йөз тотып эшләмиләр. Югыйсә, тырышсаң, һәр авылдан елга бер кешене каядыр укырга җибәреп була.
Чирмешәндә күбрәккә өметләнгән министр, иген басуларын үз күзләре белән күреп бәяләгәч, быел, гомумән, республикада, ил күләмендә дә югары уңышка өметләнеп булмасын белдерде.
Аннан соң министр Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов озатуында Аксубай районы кырлары белән танышты. Анда да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Марат Әхмәтовның эш сәфәре Яңа Чишмә районында тәмамланды. Ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән вертолеттан кырларның торшыны күзәтте, авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә урып-җыю эшләре белән танышты, хуҗалык һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты.
Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 22,6 мең тонна ашлык суктырылган, 1 гектардан 18 центнер уңыш алына.
Яңа Чишмә районында урак өсте кампаниясе чорында күчмә вымпеллар һәм акчалата премия тапшырылган. Урып-җыю кампаниясе нәтиҗәсе буенча иң яхшы комбайнерга җиңел машина бүләк ителәчәк.