Республика хуҗалыкларының уракка төшкәненә ике атна вакыт узган

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Оператив мәгълүматлар буенча республикада барлыгы 436 мең тонна уңыш алынган. Ә бер тәүлек эчендә 90 мең тоннага якын ашлык суктырылган. Уңыш күләме буенча Норлатлылар алдынгы.

Хәзергә республика кырларында эш 14 процентка кимегән. Бүгенгә Татарстандагы уртача уңышның күләме гектарыннан 21 центнерга якын, ә 13 район кырларында уңыш күрсәткече моннан да зур. Уртача барлык көннәргә алынган күрсәткеч - гектарыннан 19,7ц.

Бүген һәр районда сыйфат комиссияләре һәм оператив штаб эшли. Алар берөзлексез эш барышын тәэмин итү һәм урып-җыюны сыйфатлы оештыру максатыннан булдырылган.

Игенчеләр бүгеннән ук көзге чәчүгә дә эзерләнә. Быел республикада 350 мең гектар чиста пар җир бар. Борчак мәйданнары да ике тапкыр арттырылган.Кузаклылар үскән җирдә уҗым культуралары яхшы уңыш бирә дип саный белгечләр.

Эш барышын оператив чагылдырып бару өчен районнарда махсус “Урак көндәлеге” чыгарыла башлады. Республика кырларыннан эзерләнгән репортажлар белән биредә танышып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International