Министр Арча, Әтнә, Биектау районнарында урак өстенең барышы белән танышты

2012 елның 28 июле, шимбә

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төле министры Марат Әхмәтов Арча, Әтнә, Биектау районнарында булды. Биредә ул урып-җыю эшләре белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты.

Министрның эшлекле сәфәре Арча районы кырларын караудан башланды. Бүгенге көндә биредә урып-җыю эшләренең 23 проценты башкарылган. Барлыгы 29,4 мең тонна ашлык җыелган. Уңыш гектарына 22,8 центнерны тәшкил итә.

Иске Иябаш авылы янында (“Кырлай” агрофирмасы) хуҗалык җитәкчеләре белән булган очрашуда, министр Арча районында иген уңышының чагыштырмача әйбәт булуын билгеләп үтте. Арыш гектардан 35 центнерга кадәр бирә. Башка культуралар да ярыйсы гына уңыш вәгъдә итә.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Арчаның авыл хуҗалыгы үсеше өчен потенциалы зур. Булган ресурсларны саклап, бәрәкәтле итеп тотарга кирәк.

“Соңгы вакытларда явып үткән яңгырларның кукуруз, язгы бодай уңышына, шул ук вакытта икенче тапкыр чабылырга тиешле күпьеллыкларга файдасы тими калмас”, - ди министр.

Әтнә районында Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде. Вертолеттан кырларны карагач, ҖЧҖ «Тукай» территориясендә хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу узды.

Бүген Әтнә районында урып-җыю эшләренең 16 проценты төгәлләнгән. Уртача уңышның күләме гектарына 20,7 центнер тәшкил итә.

Биектау районының кырлары белән Марат Әхмәтов ҖЧҖ “Татмелиорация-Агро”, “Правда”, “Высокогорская”, “Битаман”, “Татарстан” һәм ЯАҖ “Бөреле” маршруты буенча танышты.

“Бөреле” кырында узган очрашуда, министр урак барышына уңай бәя бирде. “Игенчелек культураларын яхшырту буенча байтак эш башкарылганы күренә. Ләкин моның белән генә кәнәгатьләнергә кирәк түгел. Бүген безнең алда торган төп бурыч – уңышны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп җыеп алу”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Шунысын да әйтергә кирәк, Биектау районында иң яхшы комбайнчыларга өстәмә премияләр биреләчәк. Нормасын тутырган игенчеләргә 1-2 меңәр сум акча түләнәчәк. Урак нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнерлар һәм аларның ярдәмчеләре, шоферлар да бүләксез калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International