Узган тәүлектә Татарстанда 2921,5 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 22,1 тоннага артыграк.
2012 нче елның 13 нче ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, республикада һәр сыердан 12,1 кг сөт савылган. Бу юнәлештә Әтнә, Кукмара, Балтач, Саба, Актаныш һәм Буа районы хуҗалыклары әйдәп бара, аларда бер сыердан 15,2 – 14,0 кг сөт савып алалар.
Шундый ук шартларда Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алексеевск, Менделеевск, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Лаешта уртача тәүлеклек савым республика күрсәткеченнән түбәнрәк.
12 нче ноябрь мәгълүматлары буенча, инвесторлар арасында, «Сервис-Агро», «Алтын Саба-М», АФ «Кулон» алда бара. Мисал өчен, «Сервис-Агро» терлекчеләре бер сыердан 15,2 кг сөт савалар.