Казанда терлекчелек буенча IV фәнни-практик конференция үтәчәк

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2012 елның 8-9 ноябрендә ТатНИИСХ базасында терлекчелек буенча IV Россия күләмендә “Терлекчелек тармагында яңа технологияләр, проблемалар һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән фәнни-практик семинар үтәчәк.

Казанга Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Фәнни-тикшеренү университеты директорлары, терлекчелек тармагын өйрәнүче галимнәр, югары уку йортларыннан, агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, Мәскәү, Уфа, Киров һәм башка шәһәрләрдән белгечләр киләчәк.

Конференцияне оештыручылар сүзенә караганда, очрашу барышында азык әзерләү тармагын камилләштерү, терлекчелек тармагына инновацион технологияләрне кертү, нәселле терлек үрчетү эшен үстерү чараларын  актив куллану турындагы сораулар каралачак.

Шулай ук бу чарада катнашучылар экологик яктан зарарсыз өстәмә ризык куллану, югары технологияле гаилә фермаларын үстерү һәм терлекчелек тармагында җитештерелә торган продуктларның сыйфатын арттыру турында да сөйләшәчәк.

Семинарның практик өлеше 8 ноябрь көнне Биектау районының “Урак һәм Чүкеч” ААҖ базасында узачак. Монда катнашучылар сөт фермасындагы эш рәвеше белән танышычак. Семинарның фәнни өлеше 9 ноябрьгә планлаштырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International