Бу атна дәвамында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга куюны тикшерде. Киләсе сезонга әзерлек белән танышып бәя бирелде.
30 ноябрь көнне комиссия Норлат районында иде. Конкурс шартлары буенча, әзерлеккә иң югары бәя 170 балл. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, “Ахунова” хуҗалыгы иң югары күрсәткечтән бергә генә калышып, 169 балл җыя алды һәм район буенча беренче урынга чыкты. Бу хуҗалыкның техниканы кышкы саклауга куюны моннан бер ай элек, районда беренчеләрдән булып тәмамлавы да, шуның белән беррәттән мастерскойларының, территорияләрнең торышы яхшы булуы да исәпкә алынган. Икенче урында - “Южная” хуҗалыгы, алар 168 балл җыя алды. Конкурс шартларында күрсәтелгәнчә, беренче, икенче урыннарны алган хуҗалыкларга 100 һәм 50 мең сумлык бүләкләр биреләчәк. Бүләкләрне хуҗалыкларның техника базасын яхшырту максатыннан, запас частьлар белән бирү каралган.
Комиссия техниканы кышкы саклауга куюның торышын карау белән беррәттән, ремонт эшләренең барышы белән дә танышты. Ремонт эшләре шул ук “Ахунова” хуҗалыгында, “Южная” хуҗалыгының Богдашкино бүлекчәсендә, “Билярск” ВЗП, “АгроРазвитие” һәм “Тулпар-Агро” хуҗалыкларында оешкан төстә бара. Әлегә “Нурлат сөте”нең Иске Чаллы һәм Югары Нурлат бүлекчәләрендә бу эшкә сүлпәнрәк карыйлар.
“Дуслык”