Башкала ярминкәләренә 33,7 млн. сумлык продукция китерелде

2012 елның 10 ноябре, шимбә

Бүген башкала базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Чехов базарындагы ярминкәнең барышы белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.

Казан базарларына барлыгы, 504 машинага төяп, 33,7 миллион сумлык продукция китерелде.

Гомумән алганда, сатуга 392 тоннага якын бәрәңге, 236 тоннадан артык яшелчә, 75,8 тонна ит, 72,3 тонна шикәр комы, 54 тонна он, 44,6 тонна сөт, 277 мең данә йомырка чыгарылды.

Халыкта сыер итенә, cыер маена, йомырка, сөт, сырга сорау зур иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International