Марат Әхмәтов Югары Ослан районында гаилә фермасын ачуда катнашты

2012 елның 2 ноябре, җомга

Бүген ТР Премьер – министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов Югары Ослан районында булып, Роберт Сибгатовның гаилә фермасын ачу тантанасында катнашты.

Министрның визиты район җитәкчесе Марат Зиатдинов белән бергәлектә уҗым культураларының торышын, соңгы культураларны җыю эшләренең барышын, җирнең төп эшкәртелешен  вертолетта  очып күзәтүдән башланып китте.

Алга таба  министр Коргуза һәм Чулпанихе  авылларында төзелүче гаилә сөт фермылары белән танышты, аннан соң фермер Сергей Пашковның дуңгыз комплексы белән танышырга Кильдеевага тукталды. Кыска гына вакыт аралыгында әлеге хуҗалыкта алдынгы технологияләр һәм немец җиһазларыннан торган дуңгыз үстерү өчен заманча комплекс калкып чыккан. Әлеге фермер шундый ук комплексны районның башка хуҗалыгында да төзәргә планлаштыра.

Аннан сон, Марат Әхмәтов Татар Мәмәтхуҗасында Роберт Сибгатовның гаилә сөт фермасын ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада район оешмалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчеләре һәм фермерлар катнашты.

Министр билгеләвенчә, Югары Ослан районының хәле бүген җиңел булмаса да, район башлыгының авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә җитди адымнар ясавы шатлыклы. Крестьян-фермер хуҗалыгы һәм гаилә фермаларын үстерүгә дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Җирнең чын хуҗаларын, инициативалы кешеләрен шул урында табу бик мөхим.

Роберт Сибгатов 24 баш сыерга исәпләнгән гаилә фермасын 2012 елның маенда төзи башлаган. “Башлап җибәрүче фермерларга 2012 – 2014 еллар аралыгында булышлык күрсәтү” программасы буенча фермер 1500 мең сумлык грант откан. Акча югары продукт бирә торган таналар сатып алырга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International