Әлки районында шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар алдынгыларының слеты булды. Слетка тугыз айлык йомгаклар буенча иң күп сөт сатучылар, халыктан иң күп сөт җыючылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Халыктан сөт хәзерләүне оештыру мәсьәләсе һәрчак күз уңында булды. Мондый слет та районда беренче генә үткәрелми. Сөт хәзерләүгә болай зур әһәмият бирү, билгеле, авылдагы һәр шәхси хуҗалык, һәр гаилә үзен-үзе эшле итсен, керемле булсын, тормыш дәрәҗәсе үссен өчен эшләнә. Гомер- гомергә авыл халкы өстәмә керемне йортындагы шул мал-туары, кош-корты, үстергән яшелчә һәм җиләк-җимеше аша алган. Сер түгел, мал-туары ишле булганнар йортларын зурайта, яңа каралты-кура төзи, балаларын укыта, җиңел автомобильләр сатып ала. Кыскасы, эш-мәшәкатьтән курыкмаганнар җитеш, мул тормыш алып бара.
Иң элек терлекчелек тармагының быелгы тугыз айлык нәтиҗәләре хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов чыгыш ясады.
Тугыз айда халыктан 4 мең 135 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 мең тоннага якын күбрәк продукция хәзерләнгән дигән сүз.
Халыкта булган һәр сыерга исәпләгәндә иң күп сөт сатылган авыл җирлекләре слетта аеруча хөрмәт белән аталды. Аларның башлыклары сәхнә түренә чакырылды, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнде. Иске Камка авыл җирлегендә (башлыгы Фәргать Әкбәров) һәр сыерга уртача 2 мең 320 килограмм сөт хәзерләнгән. Бу районда иң югары күрсәткеч. Шулай ук Иске Алпар (Ринат Шәйхетдинов), Ташбилге (Хәрирә Әхмәдиева), Иске Чаллы (Флера Вафина), Карга (Рамил Минһаҗев) һәм Салман (Наил Шәрапов) авыл җирлекләренә караган торак пунктларда да сөт җыюны оештыру белән җитди шөгыльләнәләр.
Слетта ясаган чыгышында Идрис Хәмитов районда соңгы елларда гаилә фермалары төзелешенең бик активлашуын билгеләп узды. Бүген инде аларның кайберләре район үзәгендә, Казан шәһәрендә үткән ярминкәләрдә үз продукцияләрен күпләп сата башладылар.
Авыл халкына продукция җитештерүне киңәйтергә ярдәм итү йөзеннән районда соңгы биш елда 2281 шәхси хуҗалыкны үстерү кредиты (ЛПХ) бирелгән. Бу акчаларга 2667 баш мөгезле эре терлек, 228 баш дуңгыз, 1348 баш умарта, 183 трактор һәм автомашина, 83 берәмлек тагылма агрегатлар сатып алынган, 615 гаилә маллар өчен абзарлар төзегән, киңәйткән.
Узган ел районда 10 гаилә фермасы төзелгән булса, быел 25 хуҗалык гаилә фермасы булдырырга теләк белдерде. Шуларның 13е төзелешне тәмамлау алдында.
Слетта катнашучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сәламләде.
–Бу залда авылларыбызның иң уңган, асыл кешеләре утыра. Мал асрау гомер-гомергә күп көч һәм тырышлык сорый торган хезмәт булды. Сез үз гаиләләрегезне сөт ризыклары белән тәэмин итү белән беррәттән, артыгын сатып, ил табынын баетуга да үз өлешегезне кертәсез. Һава торышының нинди булуына карамастан, иртә таңнан халыктан сөт җыючыларның хезмәте дә мактауга лаек. Сезнең тырышлыкны без һәрчак үрнәк итеп куябыз,–диде Александр Федорович.
Слетта сөт хәзерләү буенча иң алдынгы авыл җирлегенә тапшырыла торган күчмә кубок булдырылуы турында хәбәр ителде. Ул тәүге иясенә – октябрь ае нәтиҗәләре буенча алдыгылыкны тотучы Ташбилге авыл җирлеге советына тапшырылды.