Казанда терлекчелек проблемалары һәм аларны хәл итү юллары хакында фикер алыштылар

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Һәр туачак көн яңалык алып килә. Аларны кабул итеп бетерергә дә кирәк бит әле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бигрәк тә. Казанда узган IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләренә күз салсак, тармакны борчый торган проблемалар аз түгел, әмма аларны хәл итеп була. Чараның темасы да яңгырашлы: “Терлекчелектә заманча технологияләр: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары”.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында узган конференциягә Россельхозакадемиянең фәнни-тикшеренү университеты җитәкчелеге, бөтен ил буенча төрле уку йорты, агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, Мәскәү, Уфа, Саранск, Киров шәһәр­ләреннән зоотехника белгечләре җыелды. Катнашучыларның күбесендә монда күтәрелгән темалар бүген тармакны борчыган проблемалар өстендә эшләргә этәрәчәк дигән фикер калды. Ә бит һәр сөйләшү үзенчә игътибарга лаек. Мал санын нәтиҗәле куллану, терлек азыгы җитештерү өлкәсен яхшырту нәтиҗәсендә продукциягә киткән чыгымнарны киметү, ДНК-технологияләрен куллану нигезендә селекция-орлык эшләренең файдалылыгын арттыру – болар барысы да авыл хуҗалыгы вәкилләрен күптәннән борчый. Конференция барышында сөт җитештерү өлкәсен оптимальләштерүгә һәм малларның продукт бирү чорын арттыруга, яңа буын экологик куркынычсыз азык кушылмаларын куллануга, югары технологияле гаилә фермаларын үстерүгә һәм продукциянең сыйфатын арттыруга да кагылдылар.

Чарада яңгыраган сорауларга күз салсак, бүген терлекчелеккә нәрсә кирәклеген аңлавы авыр да түгел кебек. Әйтик, Татарстанда хәзер кузаклы культуралар 2-3 процент мәйданда гына чәчелә, ә инде өлкәне сыйфатлы азык белән тәэмин итү әлеге санны 10-12 процентка җиткерүне сорый. Республика авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, бүген бездәге хуҗалыкларның 97-98 проценты игътибарын сөт җитештерүгә юнәлтә, ә калганнары ит белән шөгыльләнә. Әмма бу вәзгыять җәмгыятьтәге ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Татарстанда терлек чалу цехларын арттыру да кирәк. Малларны фермага үрчетүгә алганда ук нинди юнәлештә эшләвеңне ачыклау кирәк. “Сыердан берьюлы ит тә, сөт тә алып булмый”, – ди Хаҗипов.

Терлекләрне азык белән тәэмин итү темасына Мәскәү кунагы Алексей Швецов тукталды. Бөтенроссия терлек азыгы фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары әйтүенчә, сөт бизнесында әйләнүче акчаның 70 проценты терлекне ашатуга китә, ә сөтнең үзбәясенең яртысын азыкка сарыф ителгән чыгымнар тәшкил итә. Шунысы да борчымый калмый, Россиядә сөрүлек җирләре күп, әмма алар белән чагыштырганда мөгезле эре терлек кенә аз. Чит илләрдә исә мәйдан ике тапкыр кимрәк, ә маллар саны күп. Мәсәлән, АКШта сөрүлек җирләре бездәге кебек үк, ә менә маллары Россиянекенә караганда 9 мәртәбә артыграк. Әлеге теманы да читтә калдырырга ярамый.

Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринар институтының токсикологик, радиация һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәге директоры урынбасары Константин Папуниди исә бүген терлекчелеккә зыян салырга мөмкин булган кайбер сорауларны күтәрде. Аның әйтүенчә, дөньядагы ашлыкның өчтән бер өлеше микротоксин белән агуланган. Моның аркасында тармакка 200 миллиард сум зыян килә икән. Әлеге авыруны булдырмау өчен азыкны һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Микротоксин барлыкка килүгә юл куймаслык шартлар тудыру да мөһим. Ашлык саклауның срокларын һәм нормаларын дөрес куллану да зыян итмәс. Казан дәүләт ветеринар академиясе механизация кафедрасы мөдире Наил Сафиуллин сыерларны махсус аппаратлар белән савуның нәтиҗәлелеген арттыру һәм сөтчелек тармагы үсеше хакында сүз әйтеп алды. Аның фикеренчә, алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен терлек азыгы җитештерүне һәм аның сыйфатын арттыру, малларны баланслы рәвештә ашату зарур. Гомумән алганда, Казандагы конференциягә җыелган белгечләргә эшләргә зур белем тупланды, аны, заманага туры китереп, тиешенчә куллану гына кала.

Рәсим Хаҗиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International