Марат Әхмәтов: «Агросәнәгать паркында югары эстетик хезмәт күрсәтүе булырга тиеш»

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласына үз продукциясе белән килгән авыл хезмәтчәннәре өчен декабрь ахырында агросәнәгать паркы эшли башлый.
Яңа сәүдә үзәге турында б
үген журналистларга ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Агросәнәгать паркы 8,54 гектар мәйданда урнашып, авыл хуҗалыгы товарын сату өчен иң заманча корылма булачак. Министр белдерүенчә, биредә аренда бәясе дә «тешләми». Өстәвенә, һәр сату урыны суыткычлар, салкын витриналар һәм башкалар белән җиһазланачак.

Сатып алучыга 50 мең квадрат метрлы бинада югалып калмас өчен «ит», «сөт», «балык», «яшелчә» дигән төсле такталар куярга исәпләп торалар. Теләгән кешегә кафе, ял урыннары булдырыла. Марат Әхмәтов әйтүенчә, сату урынын арендалау мәсьәләләре буенча фермерлар “мәгълүмат өстәлендә” белешә ала, монда консультантлар да эшлиячәк.

«Парк резидентлары инде бүген үк сату, офис бүлмәләре белән кызыксына. Зур агрохолдинглар, фермер, шәхси хуҗалык тотучылар ягыннан ихтыяҗ шулай зур булса, агросәнәгать паркы мәйданын киңәйтергә туры килмәгәе», - ди министр. Аның сөйләве буенча, Россиядә мондый сату урынына тиңнәр юк. Казандагысын төзегәндә дә, Испания, Франция, Төркия үрнәкләре исәпкә алынган.

Башкалабызның бу урынын сайлавы якын-тирәдә зур базарлар булмавы белән аңлатыла. «Халыкны әлеге тирәгә йөрергә күндерәсе бар әле. Ә болай, урыны ягыннан уңайлы дип уйлыйм», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Казан агропаркын 20-25 декабрьләрдә ачарга планлаштыралар. Ул вакытка көзге ярминкәләр
ахырына якынлашачак. “Киләсе елга ярминкәдә сатучылар бу паркка күчеп бетмәсме?” дигән соравыбызга Татарстанның азык-төлек министры: «Казанда халык күп, ярминкәләр дә калачак», - дип җавап бирде. Алай да, агросәнәгать паркында көзге ярминкә өчен аерым бер урын бүленгән. Җырлы-биюле, күңелле ярминкәне биредә дә күреп булачак.


Миләүшә ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International