Комбайның кышка әзерме?

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2012 елның 30 октябреннән 3 ноябрьгә кадәр республикада агросәнәгать оешмалары арасында техниканы кышлауга кую һәм  төзәтү өчен машина-трактор паркының әзерлеге буенча бәйге үтте.

Чарада министрлык белгечләре, район идарәсе башлыклары һәм белгечләре, ТР районнарындагы Дәүләт техник күзәтүе идарәсе инспекторлары катнашты.

Бәйге барышында комиссия тарафыннан, аерым агрофирма  инвесторларын һәм фермер хуҗалыкларын да кертеп, һәррайоннан сигезәр авыл хуҗалыгы каралды.

Комиссия әгъзалары техниканы кышлауга  кую дәрәҗәсен, машина ишегалларындагы тәртипнең куелышын, көзге-кышкы ремонт өчен объектларның әзерлеген тикшерде. Бигрәк тә, салкыннар башланганчы техниканы төзекләндереп бетерү мөмкинлегенә игътибар итте.

Күзәтүдән соң, белгечләр парктагы чәчкеч, җир эшкәрткеч машиналарның, азык әзерләүче, ашлык җыючы техника, тракторларның үз вакытында төзекләндерелүенә аерым басым ясады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Саба, Сарман, Тукай районнарының ныклы әзерлеге, авыл хуҗалыгы техникасын югары дәрәҗәгә җиткереп кышлауга куюлары күренә.

«Тукай», АФ «Азнакай», «Аксу-Агро» (Аксубай), АФ «Әнәк» һәм ООО «Башак» (Актаныш), «Родина» (Алексеевск), «Васильевское», Токарликова исемендәге ААҖ (Әлмәт), СХП «Свияга» (Апас), «Корсинский МТС» (Арча), СХПК «Таң» һәм СХПК «Мәңгәр» (Әтнә), СПК «Колос» (Баулы), «Якты юл» (Балтач), «Авангард» (Буа), «Бөреле» (Биектау), «Цильна» (Чүпрәле), АФ «Яшь көч» (Алабуга), АФ «Зәй шикәре» һәм АФ «Восток» (Зәй), АФ «Гөбенә» һәм «Алтын кырлар» (Кайбыч), АФ «Лельвиж» һәм ОО «Восток» (Кукмара) һәм башка хуҗалыклар авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куйганнар, культиватор, тырма, чәчкечләрне төзәтә башлаганнар.

«Актай» (Аксубай), «Таң» һәм «Возрождение крестьянства» (Бөгелмә), КФХ «Сидорова» (Буа), «Югары Ослан», «Зарница» (Биектау), ООО «Сапфир» (Алабуга), ЗАО «Татплодоовощпром» (Яшел Үзән), Закиров исемендәге ООО (Кайбыч), ООО «Нармонка» (Лаеш), ООО АФ «Спартак» (Лениногорский), ООО «Победа» (Менделеевск), КФХ  «Архангельское» (ЯңаЧишмә) һәм  башка хуҗалыкларга да техниканы кышкы саклауга куюны төгәлләргә вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International