Белгечләр сүзләренчә, бәрәңгене утырту өчен җир 9-10 градуска кадәр җылынып җитәргә тиеш. Бу – каенның яфрак яра башлау чорына туры килә. халык сынамышлары буенча исә, каен яфрагы 1 тиен зурлыгына җитсә, бәрәңге утыртырга вакыт, дигән сүз.
Фәния ҖАМАЛИЕВА, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологияләре бүлеге башлыгы: “Бәрәңгене туфрак 6-8 см тирәнлектә 8 градуска кадәр җылынып беткәч кенә утыртырга киңәш ителә. Иртә утыртылган бәрәңгенең тишелеп чыкмау куркынычы бар, соңрак утыртылганының уңышы өлгереп җитмәскә мөмкин. Быел җир әле дә салкын, яз соң килде. Шуңа утырту эшләренә 10-20 май аралыгында керешергә кирәк. Бәрәңге җылы җирдә генә тамыр җибәрәчәк. Урамда һава иртәгә үк 25 градуска кадәр җылынып, берничә көн шулай булса, май бәйрәмнәрендә дә утыртырга була, билгеле. Ләкин һава торышының шулай килүенә ышануы авыр, яңгырлар да ява башлады. Шуңа ашыгудан файда юк”, - дип хәбәр итә.
Язын бакчаны эшкәрткәннән соң, утыртыр алдыннан, бәрәңгене үрдерергә кирәк икән. Аларның "борыны" утырткан вакытта 0,2-0,5 см булса бик әйбәт. Шыттырып утыртканда ул йогышлы авырулар белән дә авырмаячак.
“Ватаным Татарстан”