Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Аны “Ак Барс” ААҖнең генераль директоры урынбасары Николай Титов озатып йөрде. Алар “Дружба” агрофирмасында агрофирма директорлары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән очраштылар. Зур кунаклар килгәндә агрофирманың Сәйдәш Исламов җитәкчелек иткән “Заря” күмәк хуҗалыгында бөртеклеләрне чәчүне төгәлләгән иде. Хәзерге вакытта алар кукуруз һәм шикәр чөгендере культураларын чәчү белән мәшгуль. Марат Әхмәтов Буа районы басуларында язгы кыр эшләренең оешкан төстә алып барылуын, алдан ук минераль ашламаларның, ягулык-майлау материалларының туплануын билгеләп узды. Әлеге агрофирма игенчеләре мисалында үткән көздән үк булачак уңыш астына ныклы нигез салынуын билгеләп узды һәм механизаторлар тарафыннан таләпләрнең төгәл үтәлүен, чәчүнең үз срогында башкарылуын әйтте. Министр, чәчү технологиясендә сенажга борчакның мөһим культура булуына да тукталды. Әлеге төр азык булганда сөт җитештерү һәрвакыт югары була, диде ул. Хуҗалыкларда люцерна игүгә дә игътибарны киметмәскә кушты.
Министр район басуларында эшкә яраклы барлык төр агрегатларның җитештерүчән файдаланылуын, хезмәтнең дөрес оештырылуын, механизаторларның үз бурычларын намус белән башкаруларын һәм Буа районының элек-электән игенчелек буенча республикада лидер булып танылуларын, районның яңа башлыгы Азат Айзатулловның эшне дөрес оештырып җибәрүен дә билгеләп үтте. Быел туфракта дым запасы җитәрлек. Буа районы игенчеләрендә игенчелек мәдәнияте югары, - диде Марат Әхмәтов.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының эш сәфәре Кама Тамагы муниципаль районында дәвам итте. Анда район башлыгы ЗөфәрГарафиев белән кырларны карадылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралаштылар.
Биредә бүгенгесе көндә бөртекле культура 7,0 мең га да (36%) җир куенына кергән. Арпа, бодай, борчак һәм бер еллык үлән чәчүгә дә тотынганнар. Күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм уҗымнарны тукландыру эшләре дә ахрына якынлаша. Районда язгы чәчүнең төп эшен 6 майга тәмамларга планлаштыралар.
Марат Әхмәтов чәчү эшләре барышы, хуҗалыкларның орлыклар, минераль ашламалар белән тәэмин ителеше турында да кызыксынды.
Алга таба сүз исә терлекчелеккә дә кагылды. Бу уңайдан министр шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тотучыларга ярдәм турында сүз барды.