Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татар фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырлары белән танышты һәм институтның алдынгы белгечләре белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау Департаменты директоры Петр Чекмарев та катнашты.
Татар фәнни-тикшеренү институтының директоры Марсель Тагиров белгечләрнең эшләү юнәлешләре белән таныштырды. Галимнәр җирле һәм чит районнарда селекцияләнгән сортларны тәкъдим иттеләр. Уҗымнар турында да сүз барды. Бүгенгесе көндә институтта 15 культура буенча селекция алып барыла, 17се – орлыкчылыкта. Бигрәк тә чирләргә чыдам яңа сортлар уйлап чыгаруга аеруча зур игътибар бирелә. Петр Чекмарев, игенчелектә алдынгы технологияләрне куллану ярдәмендә авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын һәм сыйфатын арттыруның бүгенгесе көндә актуаль булуын азсызыклап үтте.
Министр институт галимнәреннән уҗым, бөртекле һәм кузаклы культурны селекцияләштерүдәге уңышлары белән дә кызыксынды. Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы елларда кайбер хуҗалыкларның бөртекле һәм башаклы культуралар белән кызыксынуы фитосанитар мөһиткә тискәре йогынты ясады. Чәчү әйләнешенең үтәлеше өчен, бөртекле һәм кузаклы культураларның мәйданын арттыру зарур. Әлеге шартларда зур ярдәм булып – рапс тора.
Аксым - хайваннар рационының төп өлеше, ансыз терлекчелектә югары нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Шуның белән бәйле рәвештә, Марат Әхмәтов институт галимнәренә республикада борчакның чәчү мәйданын 100-120 мең га да җиткерү өчен билгеләмә дә бирде. Бүгенгесе көндә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Үзебездә селекцияләштерелгән,төрле табигать шартларына да түзә алырлык, югары сыйфатлы борчак симәнәләре моның бер мисалы булып тора.
ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фәнни-тәҗрибә институтының авыл хуҗалыгы өчен мөһим булуын азсызыклап үтте. Галимнәр алдында хуҗалыкта фән казанышларын куллануны тизләтү мәсьәләсен максат итеп куйды.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм һәрдаим ашлык җитештерүне гарантияләүче шартлар тудыручы, яңа технологияләрне, өйрәнүгә зур игътибар бирергә кирәк.