Республиканың 39 районы кырларында чәчү эшләре гөрли

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

29 апрельдә алынган мәгълүматлар буенча язгы чәчү 272,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планның 15 процентын тәшкил итә. Шулай ук 150,6 мең гектарда - арпа, 36,7 мең гектарда - бодай, 10,0 мең гектар мәйданда борчак  җир куенына кергән. Буа (35%), Апас (32%), Тәтеш (30%), Чүпрәле (28%) игенчеләре аеруча актив эшли.

Кырларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге уҗымнарны тукландыру дәвам итә. Республика буенча 929,7 мең гектар мәйдан (90 %) тукландырылган. Шулай ук көзге культураларны тукландыру 489,3 мең гектарда (92 %), күпьеллык үләннәрне – 440,4 мең гектарда (89%) башкарылган.

Дым каплату 1989,0  мең  гектрада башкарылган, бу планның 61 процентын тәшкил итә. Актаныш (98%), Буа (90%), Зәй (83%) районнары бу өлкәдә  актив эш алып бара.

Республикада барлыгы 212,6 мең тонна (80 %) орлык инкрустация узган. Әлеге эш 7 районда төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International