2013 елның 30 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Буа районы чәчү эшләрендә иң актив эш алып баручы районнарның берсе. Бүген аның күрсәткечләре – 21,5 мең га. Шулай ук Кайбыч районы – 9,8 мең га, Тәтеш районы – 13,8 мең га. Гомумән республика буенча 303,6 мең гектар мәйданда эш башкарылган, бу планның 17 процентын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта республиканың 42 районында арпа чәчү эшләре дә актив алып барыла. Гомумән 165,6 мең гектарда - арпа, 41,3 мең гектарда - бодай, 12,27 мең гектар мәйданда борчак җир куенына кергән. Яхшы күрсәткечләр Буа (1,6 мең гектар), Әлмәт (1,3 мең гектар) районнарында.
Кырларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге уҗымнарны тукландыру дәвам итә. Республика буенча 955,5 мең гектар мәйдан (93 %) тукландырылган. Әлеге өлкәдә эшне 18 район тәмамлаган инде. Апас, Лаеш, Минзәлә, Спас районнары актив эш алып бара.
Дым каплату (57%), һәм көзге культураларны тукландыру (76%) республиканың барлык районнарында да башкарыла.
Республикада барлык хуҗалыкларында да орлык инкрустацияләү дәвам итә.