Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Яңа Чишмә, Аксубай һәм Нурлат районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Эшлекле сәфәр Яңа Чишмә муниципаль районыннан башланды. Биредә бүгенгесе көндә язгы кыр эшләре 15% башкарылган, бөртекле - 6,8 мең га да. Районда арпа (4,9 мең га), ә борчак (0,1 мең га) да чәчелгән. Яңа Чишмә игенчеләре күпьеллык үләннәрне тырмалауны тәмамлаган. Шулай ук уҗымнарны тукландыру эше дә ахрына якынлаша.
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов озатуында Марат Әхмәтов вертолеттан район авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларын карады. Аннары “И.М.Козлов” КФХ территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән очрашты.
Аннары ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның эш сәфәре Аксубай муниципаль районында дәвам итте. Анда район башлыгы Камил Гилманов белән язгы кыр эшләре белән таныштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Марат Әхмәтов: “Сезнең район игенчеләре яхшы күрсәткечләр белән бара, әлеге темпны югалмыйча алга таба да тырыш хезмәт куярга кирәк”, - дип азсызыклады.
Биредә бүгенгесе көндә арпа (4,0 мең га) чәчелгән. Шулай ук бодай һәм борчак чәчүгә дә тотынганнар. Күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм уҗымнарны тукландыру эшләре дә ахрына якынлаша. Марат Әхмәтов чәчү эшләре барышы, хуҗалыкларның орлыклар, минераль ашламалар белән тәэмин ителеше турында да кызыксынды.
Эшлекле сәфәр Нурлат районында тәмамланды. Район башлыгы Наил Шарапов озатуында басуларны карап әйләнгәннән соң, алар “Нурлат сөте” җәмгыятенең Иске Чаллы бүлекчәсе кырында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән кыска гына әңгәмә корып алдылар. “Бүгенге факторлардан чыгып фикер йөртсәк, ел икмәкле булырга охшаган. Уҗымнар бик яхшы кышлады, дым запасы да бик мулдан,” – диде Марат Әхмәтов. Әлбәттә, быелга бурычларның да бик җитди куелуын билгеләп үтте. Шулай ук мул икмәккә исәп тотканда, 10 майларга кадәр чәчүне асылда төгәлләргә кирәклеге дә әйтелде. Министр исә бу уңайдан нурлатлыларга мактау сүзләрен кызганмады. “Иң беренчеләрдән булып чәчүгә төштегез, яз табигатьне уятса, нурлатлылар республика игенчеләрен уятты. Чәчү тепмы да әйбәт, кыскасы, бик мобиль район, – диде ул. Аның сүзләрен район башлыгы Наил Шарапов та раслады.
Алга таба сүз исә терлекчелеккә дә кагылды. Бу уңайдан министр шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тотучыларга ярдәм турында сүз кузгатты.
Азактан исә Марат Әхмәтов янәшәдә генә яшел хәтфәдәй җәйрәп яткан басуга сугылып чыкты. Бу “Нурлат сөте” җәмгыятенең 160 гектарлы уҗым бодае кыры иде: суперэлита репродукцияле “Казанская 560” сорты. Белгечләрнең сөйләвенә караганда, бик матур уңыш вәгъдә итә икән. Марат Әхмәтов та моңа шундый ук бәя бирде: “Дымы шәп, бу басу чүпкә бирешмәячәк. Хәер, урак вакытында бу басуга төшкәч, тагы бер килеп китәрмен әле. Сез фаразлаган центнерлар чыгуы да ихтимал моннан”, – дип төгәлләде ул сүзен.