Республикада бөртекле культураларны чәчү 23 % мәйданда башкарылган

2013 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2 майда  алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан аграрийлары чәчү эшләрен 423,8 мең га мәйданда башкарган. Бу планның 23 процентын тәшкил итә. Шикәр чөгендере 9,2 мең га  (17%)  да чәчелгән, шулай ук рапс 5,9 мең  га җир куенына кергән (5%).

Республика буенча 221,5 мең гектар арпа, 68,8 мең гектар – бодай, 20,0 мең гектар борчак чәчелгән.

Апас  районы чәчү эшләрендә иң актив эш алып баручы районнарның берсе. Биредә бөртеклеләр 14,5 мең га (78%). Шулай ук  Буа районы – 26,7 мең га (70%), Кайбыч районы – 10,3 мең га (64%).

ТР кырларында көзге уҗымнарны тукландыру 460,1 мең га, күпьеллык үләннәрне 493,0 мең га.башкарылган. Әлеге өлкәдә Апас, Лаеш, Минзәлә, Спас районнары актив эш алып бара.

Бүгенге көндә кырларны  тырмалау Апас, Лаеш, Нурлат, Теләче районнарында ахрына якынлаша. Дым каплату республикада 2553,7 мең га да башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International