Чирмешән районында печәнгә төштеләр

2013 елның 28 мае, сишәмбе

Чирмешән районында  печәнгә төштеләр. Элеккеге аэропорт урыныннан арырак участокта костер инде өлгергән, иң сусыл, туклыклы, тәмле чагы. Көннәр дә әйбәт, аяз, кояшлы, чапкач үләннәр сәгате белән кибә.

– Техникаларыбыз әзер, азык әзерләүгә шулай керешеп тә китәрбез,– ди «Чирмешән-АГРО» директоры Илшат Гозәеров. – Беренче теземнәрдән җыелачак печәнне бозауларга дип өеп куячакбыз. Ике йөз унбер гектарлы участокны Тәлгать Нуретдинов бер үзе башкарып чыга.

Үләннәр өлгерсә дә, районның башка хуҗалыкларында, кызганыч, азык хәстәрләү звенолары паркларда әле – күбесендә техника һаман эшкә әзер түгел.

Җәмгыятьтә яз чәчелгән участокларны тәрбия кылуга да җитди карыйлар. Егерме берәр метр киңлектәге ике тырма агрегатлары белән шытымга кадәр, шытымнан соң да тырмалау үткәргәннәр. Барлык сабан культуралары да диярлек шул рәвештә күпмедер чүп үләннәреннән арына, моннан да бигрәк коры сугару белән арулана, дым саклана.

Ә менә Ринат Вәгыйзов һәм Сәгыйть Шәйхетдиновлар бүген аеруча җаваплы эштә – бу тәҗрибәле механизаторлар гербицид сиптерәләр. 700 гектар мәйдан биләүче шикәр чөгендере участокларын бер кат эшкәртеп өлгергәннәр дә.

– Аннары арпага күчәбез,– ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. – Егетләргә рәхмәт, технологияне бозмаска тырышалар. Аларга хак икеләтә күләмдә булачак, ашату-эчертү оешма исәбеннән. Гербицид сиптерүдә эшләүчеләрне-механизаторларны, машина йөртүчеләрне, уңыш җыелгач, санаторийга путевка белән бүләкләргә исәп бар, -дип хәбәр итә Чирмешән районы хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International