2013 нче елның 28 нче майга алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 759,3мең гектар җир эшкәртелгән, планның 39% башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 42,8 мең гектар (51%), Буа районы беразга гына калышып – 40,0 мең гектар (54%) мәйдан эшкәрткән.
Шулай ук басуларда зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр алып барыла. Республикада 242,3 мең гектардан артык мәйдан, планның 16% эшкәртелгән. Әлмәт, Тәтеш һәм Нурлат районнары хуҗалыкларында әлеге эшләр яхшы темпта алып барыла.
Республиканың 28 районында чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыралар. Бүгенге көндә планның 7% үтәлгән, ягъни 78,3 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган. Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 429,1 мең гектарда тәмамланган, шытып чыкканнар буенча – 311,8 мең гектар.