Татарстанда узган тәүлектә 3122,2 тонна сөт җитештерелгән

2013 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстанда узган тәүлектә 3122,2 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 161,7  тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 155,1 тонна, Актанышта – 141,0 һәм Кукмарада – 134,0 тонна.

2013 елның 28 маены алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 12,9 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 19,5 кг туры килә. Саба районында уртача савым 18,0 кг тәшкил итә, Балтачта – 17,3 кг.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International