Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләме 5,2 мең тоннага җитте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,3%ка (353,9 тоннага) күбрәк.
Сату күләмнәре буенча топ-5 төбәккә шулай ук Удмуртия Республикасы, Краснодар крае, Воронеж һәм Киров өлкәләре керә.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек тулаем савым 4,8 мең тонна тәшкил итә, бу үткән ел белән чагыштырганда 5%ка (228,7 тоннага) күбрәк.
Татарстан Республикасы буенча бер сыердан көнгә уртача савым 22,7 кг сөт савыла, бу узган ел шул чорга караганда 1,3 кг-га күбрәк.
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының аерым хуҗалыкларында 1 сыердан 31,8 кг сөт савыла. ә Татарстанның 6 районында 1 сыердан 28 кг-нан артык сөт савыла, болар - Мамадыш, Мөслим, Минзәлә, Саба, Кукмара һәм Бөгелмә муниципаль районнары.
Сөт терлекчелеге өлкәсендә күпьеллык тәҗрибә һәм белемнәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлекчелекне үстерүгә шактый саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Кукмара муниципаль районы хуҗалыклары һәркөнне 483 тоннадан артык сөт савалар (2023 елга карата + 49,9 тонна), Балтач районы - 376 тонна (2023 елга карата +35,6 тонна), Саба муниципаль районы - 328,5 тонна (2023 елга карата +27 тонна).