Министрлыкта АПК ветеранын котладылар

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы быел үзенең 5 еллыгын билгеләп үтә. Оешма республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым игътибар бирә һәм һәр ветеранны хөрмәт итә, һәр юбилярларны тантаналы рәвештә котлый.

Шундый юбилярларның берсе - Александр Аркадьевич Дормидонтов. Ул 1957 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасының Теләче районы Кибәче авылында туган. Авыл мәктәбен тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә.

50 яшендә ул чынлап торып гер спорты белән шөгыльләнә башлый. Ә бөтен нечкәлекләрен үзләштергәннән соң, туган авылы, район үзәге Сабантуйларында катнаша башлады. Аннары төбәк, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чараларда катнашты.

Александр Аркадьевич гер спорты буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.

2023 елның 7-12 сентябрендә Хива шәһәрендә (Үзбәкстан) гер күтәрү буенча Дөнья чемпионаты узды, анда Александр Аркадьевич ветераннар арасында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады: "Длинный рывок" номинациясендә 98 мәртәбә күтәреп, 2 урынны алды; "Рывок" номинациясендә 223 мәртәбә күтәреп, шулай ук 2 урынны алды.

Юбилярны котлауда министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы АПК Президиумы әгъзалары Наил Сабиров, Нәгыйм Мортазин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International