Татарстанның Әтнә районында урып-җыю кампаниясе төгәлләнде

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында урып-җыю кампаниясе төгәлләнде, уртача уңдырышлылык - 34,3 ц/га. Барлыгы 60 мең тоннага якын ашлык җыелган.

Ә Татарстан Республикасының 42 районында бөртеклеләрне җыю дәвам итә, бүгенге көнгә 2 млн 716 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 29,1 ц/га. Узган ике көндә Татарстан Республикасы буенча 167 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.

Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында уңдырышлылык - 41,6 ц/га. Кукмара районында уртача уңдырышлылык - 37,1 ц/га. Ә Татарстанның 3 районында уңдырышлылык - 35,1 ц/га, болар - Кайбыч, Аксубай һәм Тукай муниципаль районнары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International