Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән республиканың Лениногорск, Азнакай һәм Сарман муниципаль районнарында булды. Сәфәрдә аны министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов һәм Дмитрий Яшин озата йөрде.
Лениногорск районында Марат Җәббаров «Август-Лениногорск» ҖЧҖендә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖендә булды.
Марат Җәббаров Азнакай муниципаль районының “Азнакай” агрофирмасы” ҖЧҖ хуҗалыгында кырларны һәм урып-җыю процессын карап чыкты, алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Сарман районында министр “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖендә шикәр чөгендерен һәм язгы арпаны җыю эшләренең барышы белән танышты.
“Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖ һәм “Азнакай” агрофирмасы” ҖЧҖ Идел буенда алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе «АГРОСИЛА» агрохолдингы составына керә. Ул Татарстан Республикасы территориясендә һәм Пермь краенда урнашкан 24 авыл хуҗалыгы предприятиесен берләштерә. Аңа бөртекле һәм техник культуралар үстерү, кабул итү, саклау һәм эшкәртү буенча, терлекчелек һәм кошчылык продукциясен җитештерү, шикәр җитештерү буенча, шулай ук әзер продукцияне сату һәм авыл хуҗалыгы техникасына сервис хезмәте күрсәтү буенча предприятиеләр керә.