Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узды, анда булачак Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумының эше турында фикер алыштылар. Брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Ул форумда каралачак мөһим темалар турында сөйләде: аграр секторда цифрлы технологияләрне үстерү һәм цифрлаштыруның тулаем авыл хуҗалыгына ничек йогынты ясавы турында. Шулай ук агросәнәгать комплексын 2030 елга цифрлаштыру стратегиясе һәм бу секторда мәгълүмати иминлек турында фикер алыштылар.
“Татарстанда авыл хуҗалыгын цифрлаштыру - ул тренд кына түгел, ә тармакның нәтиҗәлелеген һәм конкурентлыкка сәләтен ышанычлы үстерүгә ярдәм итүче төп фактор. Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча максатчан тырышлык нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында агросәнәгать комплексын цифрлаштыруның динамик рейтингында ныклы рәвештә беренче урынны алып тора, ул моны 2023 елдагы һәм 2024 елның беренче ике кварталындагы югары күрсәткечләр белән раслый”, - дип билгеләде Ленар Гарипов.
Ул авыл хуҗалыгының төрле тармакларында кулланыла торган кайбер цифрлы чишелешләргә тукталды, мәсәлән, үсемлекчелектә - геомәгълүмати һәм метеомониторинг системалары, шулай ук спутник мониторингы; терлекчелектә терлекләр белән белән идарә итү системалары, хайванның цифрлы паспорты һәм регламентларны мониторинглау һәм контрольдә тоту системалары актив гамәлгә кертелә; эшкәртү тармагында ясалма интеллект ярдәме белән автоматлаштырылган линияләр һәм системалар кулланыла.
“2023 ел һәм 2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча төбәкләрнең динамик рейтингында беренче урынны тота. Бу күрсәткеч бик лаеклы һәм моңа авыл хуҗалыгында белешмәләрне цифрлаштыру буенча планлы эш алып бару нәтиҗәсендә ирешелде. Агросәнәгать комплексы эшендә күрсәткечләрнең яхшыруын күзәтеп барудан без үзебез төзегән системаның нәтиҗәле эшләвен күрәбез. Автоматлаштыруга ярдәм итү программасы, квалификация күтәрү программасы, өстәмә сервисларга тоташу - болар барысы да чыннан да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә - бизнесны нәтиҗәлерәк алып барырга, ә Министрлыкка оператив рәвештә актуаль белешмәләр алырга һәм бөтен агросәнәгать комплексы үсешен тикшереп контрольдә тотарга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.