Әлки муниципаль районында урып-җыю эшләре гөрли

2013 елның 23 июле, сишәмбе

Әлки муниципаль районы "Хузангай" кооперативы игенчеләре урып-җыю чорына бик тырышып әзерләнгәннәр. Басу кырмыска оясын хәтерләтә: кемдер ура, кемдер йөк машинасы белән ашлык ташый, берничә кеше комбайн янәшәсендә нидер эшли. Күренеп тора, һәркем үз вазыйфасын белә, хезмәт бик яхшы оештырылган.

–Коры, кызу көннәр игеннәрнең үсүенә тискәре йогынты ясады. Шуңа күрә уңыш безнең өчен бик кыйммәтле, аның бер бөртеген дә югалтмыйча җыеп аласы иде, – дип сүзен башлады кооперативның баш агрономы Юрий Льдинов.

Хузангайлылар 15 июльдә 7 "МакДон" чапкычы белән көзге бодай һәм борчакны теземнәргә сала башлаганнар. Чапкычының киңлеге 12 метрга җитүче әлеге техника югары җитештерүчәнлек күрсәтә: 3 көн эчендә 1180 гектар борчакны, 3740 гектар көзге бодайны теземнәргә салып та чыкканнар механизаторлар. Июльнең кызу көннәре ашлыкны тиз киптерә.

–Бүген басуда 26 комбайн эшли, 11 "КамАЗ" белән суктырылган ашлыкны берөзлексез ындыр табагына ташыйбыз. Елына күрә бөртекнең чыгышыннан без бик канәгать, бер гектардан уртача 31,2 центнер уңыш алабыз әлегә. Соңгы ике көндә 4600 тонна ашлык суктырылды,–дип сүзен дәвам итте агроном.

Әйткәнемчә, эш әйбәт оештырылган: комбайнчы арыса, аны ярдәмчесе алыштыра. Механизаторлар иртәнге 7дән төнге 11гә чаклы хезмәт куялар. "МакДон"нар исә ике смена эшли. Бункерлар да бик тиз тула. Суктырган ашлыкны "КамАЗ" әрҗәсенә бушаткан арада комбайнчы Сергей Краснов белән сөйләшеп алдык. Ул үзе Татарстанның атказанган механизаторы Владимир Красновның улы булып чыкты. 2011 елда Владимир Красновка район Сабантуенда катнашкан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы механизаторы таныклыгын тапшыра.

Суктырыласы мәйданнар шактый әле хуҗалыкта: 6400 гектар көзге бодайдан тыш 4100 гектар борчак, 3100 гектар арпа, 830 гектар солы, шактый гына мәйданда тары, карабодай җыеп аласы бар. Егетләр дә эштән курка торганнардан түгел. Көннәр генә аяз булсын, урып-җыюны 15 августка төгәлләргә өметләнәләр хузангайлылар.

Өстәп шуны да әйтәсе килә: кооператив механизаторлары көзге сукага керешкәннәр, тугыз К-701 тракторы белән 311 гектар җир сөрелгән дә. Ындыр табагында да эш кайный– орлыкларны калибрлыйлар. 6500 гектарда көзге чәчү үткәрергә планлаштыралар, шуңа күрә хуҗалык җитәкчеләре орлык хәзерләү турында хәзердән кайгырталар, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International