Балык Бистәсе муниципаль районында семинар-киңәшмә узды

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр һәм  фермерлар катнашында узган район семинарында  район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов кыскача гына  бүгенге көн бурычларына тукталды.

–Инде урып-җыюга керешер вакыт җитте.  Күп хуҗалыклар әле җитәрлек күләмдә терлек азыгы да туплый алмады. Бүген азык күләме артыннан куарга кирәкми, сыйфат хакында уйланыйк, дип ул  күпләрнең игътибарын шушы мөһим темага юнәлдерде. Аннан хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров сүз алды:

–Быел без  өмет иткән уңыш булмаса да, үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз  җыеп суктырырга кирәк. Эшкә керешергә әзерлегебез яхшы. 3400 гектар бөртекле культуралар һәм 5000 гектарда рапсны суктырып аласы бар. Без аны тулысынча үз көчебез белән башкарып чыгарбыз дип исәп итәбез,–диде ул.

Шуннан соң  семинарда катнашучылар ындыр табагында  әле шушы көннәрдә генә Казан белгечләре килеп тикшереп, көйләп киткән үлчәү хуҗалыгын һәм ашлык саклагыч складларны карадылар.  Биредә һәрбер ашлык саклагычны юдырып чыгарып агартканнар, аннан соң махсус препаратлар белән химик эшкәртү үткәргәннәр.

–Бу эшкә бик җитди карарга кирәк. Узган ел бер хуҗалык белгече зур суммада акча түләп элиталы чәчүлек орлык алып кайтып аударган складта,  күп еллар дәвамында химик эшкәртү үткәрелмәгәнлектән, бу орлык тулысынча эшкә яраксыз хәлгә килгән иде,–диде  «Россельхозцентр»ның  район бүлеге белгече Гомәр Шиһапов һәм һәр хуҗалык җитәкчесенә һәм фермерларга чыгымнардан курыкмыйча бу мөһим эшкә керешергә кирәклеген искәртеп үтте.

Яңа Арышта кыр эшләре белән бергә терлекчелеккә дә игътибарны киметмиләр. Хуҗалык һәркөнне хәзерләүчеләргә 7 тонна сөт сата. Бер сыердан уртача 17 шәр килограмм сөт савалар. Хуҗалык кассасына  сөт сатудан гына һәркөнне 110 мең сум акча керә. Күргәнебезчә, болар бар да көйле эшләргә, үзвакытында салым түләүләре һәм хезмәт хакы бирү мөмкинлеге тудыра. Шуңа күрә  бу тармакка игътибарны һич кенә дә йомшартырга ярамый. Биредә терлекләрнең җәйге лагерьда булуыннан файдаланып һәрбер бинада ремонт, төзекләндерү эшләре дә көйле бара. Семинарда катнашучылар азык утарында сенаж салу барышы белән таныштылар. Аннары җәйге лагерь янәшәсендәге  терлекләрне көзен тукландыру өчен әзерләнгән 62 гектарлы  чәчүлек җирне эшкәртү алымнары хакында фикерләштеләр. Күпләргә җәйге лагерь янәшәсендә терлекләрне өстәмә тукландыру максатыннан әзерләнгән, такталардан гына эшләп куйган озын улак зур кызыксыну уятты. Чөнки ул азыкның күпләп әрәм-шәрәм булуына китерми. Зур булмаган көтүлекле хуҗалыклар өчен бу алым  аеруча отышлы һәм файдалы. Семинарда хуҗалык җитәкчесе, баш белгечләр һәм фермерлар  өчен эшләрендә файдаланыр  яңалыклар да шактый күрсәтелде, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International