Азнакай муниципаль районының “Кәримов” КФХ иген басуында урып-җыю эшләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә район хакимияте, авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәһәрдәге оешма-предприятие начальниклары, район һәм шәһәр Советы депутатлары, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары, ветераннар да килгән иде.
Иген басуларына изге дога авазлары таралды. Әмирҗан хәзрәт игенчеләргә изге теләкләрен җиткереп, хәер-фатихасын юллады. Милли киемнәрдә урак, тырмаларын тоткан Урсай авыл Мәдәният йорты каршында оешкан “Ахирәтләр” ансамбленең театраль күренеше ата-бабалардан калган йола-гадәтләргә кайтарды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында уракның никадәр җитди һәм җаваплы чара булуын, бу чорда һәр минутның алтын бәясенә торуын кат-кат ассызыклады. Ул барлык мөмкинлекләрне барлап, уракны авыл һәм шәһәрлеләрнең уртак көче белән югалтуларсыз, сыйфатлы итеп, башкарып чыгарга чакырды.
- Урак чоры бер кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел, һәммәбез аңа үз өлешебезне кертик, – диде ул.
Аның фикерләренә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, “Азнакайнефть” идарәсе профком рәисе Рәфис Хәсәнов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов кушылды.
“Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык” дигәннәр бабаларыбыз. Киңәшмәдә шулай ук амбарларда эшне оештыру, игеннәрне урнаштыру, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү булды.
Уракның иң кызган чоры. Аны август азагына, ә көзге культураларны август башына ук тәмамлау бурычы куелды, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.