ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2013 ел
сишәмбе

Казан Агросәнәгать паркы гадәти эш  көннәрендә 300 кг нан артык икмәк, ә ял көннәрендә исә 500 кг нан артык  ипине сату киштәләренә чыгара.


19
август, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 19 августына  алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып, ашлыкның 70 проценты җыеп алынган, 1123,5 мең га суктырылган. Гомумән 2106,8 мең. т ашлык җыелган.

Узган атнада “Сарман” агрофирмасының Чукмарлы бүлекчәсендә зона семинар-киңәшмәсе булды.  Анда якын-тирә тугыз районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре игенчелектә дым җитмәү шартларына яраклашу буенча көздә башкарыла торган чаралар турында фикер алыштылар.

ТР авыл хезмәтчәннәре өчен урак өсте башланган көннән алып узган атна иң уңышлысы булды. Тәүлек саен уртача 60 мең гектар тирәсе мәйданнан уңыш җыеп алынган. Бу хакта республикакүләм киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узды.


16
август, 2013 ел
җомга

2013 елның  25 августына кадәр Казан шәһәренең Спорт сараенда – бал ярминкәсе дәвам итәчәк. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтә. Мисал өчен биредә Башкортостан, Краснодар, Алтай, Кубань балларыннан авыз итәргә мөмкин. Шулай ук, үзебезнең Татарстан балын да сатып алырга була.

Агымдагы елның  16 августында Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан  бирле мәйданнарның 64 проценты җыеп алынган, бу 1,03 млн. га тигез. 1 млн. 959 мең т ашлык  та суктырылган.


15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Алексеевск, Спас һәм Әлки муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  озата барды.

Теләче муниципаль районы Советының утырышлар залында фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрелде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган киңәшмәдә сүз фермерлык хәрәкәте, аның торышы һәм фермерларның “Лизинг-Грант” кебек дәүләт программаларында катнашуны активлаштыру мәсьәләләре күтәрелде.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимәсе, биология фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мира Пономарева белдергәнчә, чәчү өчен җирдә дым 28 мм булырга тиеш.


14
август, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль  районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International