2013 елның 19 августына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып, ашлыкның 70 проценты җыеп алынган, 1123,5 мең га суктырылган. Гомумән 2106,8 мең. т ашлык җыелган.
Бүгенгә республикада уртача уңыш – гектардан 18,8 центнер. Әлеге өлкәдә Азнакай (26,9 ц/га), Буа районында (25,8 ц/га), Әлкидә -(24,1 ц/га), Әгерҗе дә исә (22,7ц/га). Алардан азга гына Кайбыч, Апас, Ютазы, Яшел Үзән һәм Сарман районнары калыша.
Татарстанда 2276,6 мең тонна сенаж, 27,5 мең тонна силос хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 15,5 центнер азык туры килә. Гомумән алганда, ТР буенча кышка 945,4 мең тонна терлек азыгы хәзерләнгән.
Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.