Теләче муниципаль районы Советының утырышлар залында фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрелде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган киңәшмәдә сүз фермерлык хәрәкәте, аның торышы һәм фермерларның “Лизинг-Грант” кебек дәүләт программаларында катнашуны активлаштыру мәсьәләләре күтәрелде.
"Программаларда катнашу өчен фермерларыбызга кирәк булган документларны җыярга, бизнес-план төзегәндә туган сорауларны бергәләп хәл итәргә без һәрчак әзер, - диде киңәшмәне башлап җибәргән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов. - “Лизинг-Грант” программасында җиңүчеләргә 1 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр грант бирү каралган. Кызганыч, районда эшлибез дип торган фермерларыбыз шактый булса да, дәүләт программасында катнашырга теләк белдерүчеләр күп түгел: утызга да җитми. Ә ут күршеләребез булган Сабада бу сан 100дән артып киткән. Дәүләт биргәнне максималь алып калу - бүгенге хәл таләбе. Бу нисбәттән фермерларыбыздан зур активлык сорала".
Фермерларга дәүләт кенә түгел, аерым оешмалар да ярдәм итәргә әзер. Мәсәлән, Наҗим Сибгатов җитәкләгән Арча районара эшмәкәрлеккә ярдәм итә торган үзәге әнә шундыйлардан.
Киңәшмәдә сөт җитештерүне арттыруга юнәлтелгән район Советы утырышында каралган программа хакында да әйтелде. Яңа сулыш алып, яңача форматта эшли башлаган Теләче сөт май заводы директоры Заһир Һадиев фермерларны хезмәттәшлеккә чакырып, сөтне заводка турыдан-туры тапшыруларын сорады. Бу юлның отышлы икәнен раслап күрсәтте. Кышкы айларда, авыл җыеннарында районда өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләргә саву аппаратлары тапшырылган. Киңәшмә ахырында тагын шундый 14 гаиләгә саву аппаратлары бирелде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.