Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимәсе, биология фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мира Пономарева белдергәнчә, чәчү өчен җирдә дым 28 мм булырга тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Агымдагы елның 14 августында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты Гулистан-Иран өлкәсеннән Исфандиарипур Исмаил җитәкчелегендә Иран Республикасыннан килгән делегатларны кабул итте.
Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2013-2014 елларда Татарстан Республикасының крестьян фермерлык хуҗалыкларында эш башларга теләүчеләргә бәйге игълан ителде.
Тукай муниципаль районындагы фермер Минталий Миңнеханов районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлаган. 300 гектарда игелгән бодай һәм арыштан тулаем 900 тонна бөртек җыеп алган. Уракны аяз көннәрдә тәмамлап, дәүләткә 700 тонна сыйфатлы ашлык тапшырган.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Республика Президентын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин озатып йөрде.
«Кама Тамагы» АХПның Олы Салтык бүлекчәсендә уҗым культуралары белән эшли беләләр. Моны быелгы коры ел күрсәтте. Мәсәлән, Даныш янынңдагы 67 гектар мәйдандагы «Татьяна» сортлы көзге арыш гектарыннан 48 центнер уңыш биргән, башка участоклардан 40-42 центнер алганнар. Биредә көзге игеннәр, борчак, солы тулысы белән җыеп алынган. Уңышы азрак булган сабан культураларын суктыруга керешкәннәр.
Дүшәмбе көнне Нурлат муниципаль районының “Южная” агрофирмасы базасында Кама аръягы районнары авыл хуҗалыгы белгечләренең зона семинары үтте. Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов та катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Буа муниципаль районында уңышны җыеп алу барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов вертолеттан бөртеклеләрне суктыру эше барышын карагач, районның хуҗалык һәм авыл җирлелкәре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу “Ак Барс агро” агрохолдингы авыл хуҗалыгы берләшмәләренең берсе “Авангард” ҖЧҖ кырында узды. Хәзерге вакытта хуҗалык кырларында арпа суктыралар.
2013 елның 25 августына кадәр Казан шәһәренең Спорт сараенда – бал ярминкәсе дәвам итәчәк. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтә.