Республика кырларында, урып-җыю белән беррәттән, көзге чәчүгә дә керештеләр. Тик белгечләр хәбәренчә, дым запасы бик түбән. Шулай да, соңгы ике көндә урыны белән яуган яңгырлар чәчүне башларга ярдәм иткән.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимәсе, биология фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мира Пономарева белдергәнчә, чәчү өчен җирдә дым 28 мм булырга тиеш. Моңа кадәр ул 17 мм, хәтта 10-12 мм гына калган иде. “Әлбәттә, мондый шартларда орлыкны җиргә салудан файда юк. Шулай да, әле өмет юк түгел: урыны белән явып узган соңгы яңгырлардан соң тиз арада чәчү эшләрен башкарырга кирәк. Чәчү өчен бары тик үзебездә булдырылган орлыклардан файдалансыннар иде. Аеруча көзге арышның “Огонек”, “Тантана” сортлары яхшы уңыш бирә”, - ди белгеч.
Быел республикада арыш һәм бодай культураларын бертигез мәйданда -һәркайсын 300 меңәр гектар җирдә чәчү планлаштырыла. Ике культурадан да үзебезнең җирләр өчен яраклаштырылган, сыналган орлыкларны гына файдалану зарурлыгын искәртә галим-агрономнар. Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марсель Таһиров сүзләренчә, читтән кертелгән орлыклар белән эшләү отышлы түгел. “Дөрес, алар беренче елларда мул уңыш бирергә мөмкин. Тик ул орлыклар белән бергә күпме авыру кергәнлеген һәм ул тора-бара таралачагын көт тә тор. Андый орлыклар безнең һава шартларына бөтенләй яраклашмаска мөмкин. Тотылган чыгымнар исә бик зур була һәм читтән керткән орлык белән эшләү үз-үзен акламый. Үз белгечләребез уйлап чыгарган, сыналган һәм күбәйтелгән орлыкларның уңышы да әйбәт, авыруларга да тиз бирешми, бөҗәкләргә дә каршы үзебезнең препаратлар белән көрәшеп була. Хәзер иң мөһиме яхшы, сыналган орлыклар юнәтеп, көзге чәчүне оешкан төстә башкарып чыгу зарур”, - ди Марсель Таһиров.
Татар-информ