Агымдагы елның 22 августына алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көндә Татарстанда бөртекле культуралар биләгән мәйданның 79 проценты бушап калган, 2 миллион 327,3 мең тонна ашлык суктырылган.
Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасында билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар. Шулай ук хакимият тарафыннан пермияләр дә бирелә.
2013 елның 25 августына кадәр Казан шәһәренең Спорт сараенда – бал ярминкәсе дәвам итәчәк. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтә. Мисал өчен биредә Башкортостан, Краснодар, Алтай, Кубань балларыннан авыз итәргә мөмкин. Шулай ук, үзебезнең Татарстан балын да сатып алырга була.
Бүген ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәргән киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика муниципаль районнарында модуль участок ветеринар пунктлары төзелеше мәсьәләсе буенча йөкләмәсен үтәү хакында фикерләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпләп сату тармакара агросәнәгать үзәге проекты инвестор компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, FGN Capital фондының Директорлар советы рәисе Александр Халдей һәм башкалар катнашты.
2013 елның 21 августына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып, ашлыкның 76 проценты җыеп алынган, 1214,6 мең га суктырылган. Гомумән 2247,1 мең. т ашлык җыелган.
Азнакайда җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды. Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл Мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге гомуми торышы белән таныштырды. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре кыр эшләре, туфрак эшкәртү, уҗым культуралары чәчүнең технологик үзенчәлекләре һәм башка мәсьәләләр хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата барды.
2013 елның 20 августына алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда 2283,3 мең тонна сенаж һәм 30,9 мең тонна силос хәзерләнгән.
Гомумән алганда, ТР буенча кышка 948,5 мең тонна терлек азыгы тупланган.
Буа район хуҗалыклары алдында 2018 елга сөт җитештерүне 57,7 мең тоннага, ит хәстәрләүне 15,8 мең тоннага җиткерү бурычы тора.