Рөстәм Миңнеханов Алексеевск, Спас, Әлки муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Алексеевск, Спас һәм Әлки муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  озата барды.

Бернче тукталыш  Алексеевск муниципаль районында булды. Аларны биредә район  башлыгы Владимир Козонков озатып  һәм таныштырып йөрде.

Вертолетта очып Татарстан Президенты «ВЗП Билярск», «ВЗП Южно-Алексеевский филиал» ЯАҖ, «Ясная Поляна» ҖЧҖ, «Алга» колхозы кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын карап чыкты.

Войкино авылы янында Рөстәм Миңнехановның Алексеевск районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуы узды. Оператив мәгълүмат буенча, урып-җыю эшләре барышында 2013 елның 15 нче августына Алексеевск районында уңыш мәйданнарының 71 % суктырылган, район буенча уртача уңыш гектарыннан 18,1 га тәшкил итә.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов  һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Спас районына юл тотты.

Аларны райондагы урып-җыю эшләренең барышы белән Спасс муниципаль районы башлыгы  Камил Нугаев  таныштырды.  Вертолеттан басу-кырларда барган эшләр белән танышканнан соң, Татарстан Президенты белән ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Каюки авылы территориясендәге ЯАҖ “Булгар Арыш”, Екатириновканың  - КФХ Л.И. Гиниятуллин,  Ярдәм п.- КФХ Ф.В. Мухаметов кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән якыннанрак танышып чыкты. Район хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән дә аралаштылар. Аларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.  

Чираттагы тукталыш  Әлки  муниципаль  районы булды. Биредә аларны район башлыгы Фердинат Дәвлетшин  каршы алды һәм озата барды. Вертолеттан басу-кырларны карап чыкканнан соң алар Карга авылы территориясендәге кукуруз басуына төштеләр. Президент әлеге басудагы кукурузның үсешен ошатуын әйтте . Биредә Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, аларны борчыган сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук берничә хуҗалыкта булып аларның эшчәнлекләре һәм уңышлары белән танышты.

Район башлыгы Фердинат Давлетшин  сүзләренә караганда бөртеклеләрнең урып-җыю эшләрен 25 августка тәмамларга планлаштыралар.

Шулай ук,  Рөстәм Миңнеханов Карга  авылының  Күп функцияле үзәгендәге ремонт эшләренең барышы белән дә танышып чыкты. Әлеге бина үз эченә авыл клубын, китапханәне, ФАПны һ.б.  берничә үзәкне бер түбә астына  туплаган  үзәк. Рөстәм Миңнеханов аны карап чыкканнан соң, үзенең кәнагать  калуын әйтте.  Авыл халкына, тырыш хезмәт куеп эшләүче игенчеләргә, район җитәкчеләренә зур уңышлар теләп калды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International