Казан Агросәнәгать паркы 18 төрдә икмәк пешерү эшләрен җайлап җибәрде. Әлеге эшне “Россиянең иң яхшы пешерүчесе” һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаеклы булган Людмила Волкова алып бара.
Гадәти эш көннәрендә 300 кг нан артык икмәк пешерелсә, ә ял көннәрендә исә 500 кг нан артык ипи сату киштәләренә чыга. Биредә ипи генә түгел, төрледән-төрле камыр ризыкларын да табарга мөмкин. Ипидән кала, бәлешләр, кекс һәм печеньелар, кабартмалар һәм башкалар.
Табадан яңа гына төшкән камыр ризыкларын бер сулышта алып та бетерәләр икән.
Якын киләчәктә әлеге эшчәнлек тагын да үсәр һәм киңәер дип көтелә.
Татар-информ